«Тукай – безнең горурлыгыбыз»: әдәби кичә (6+)

26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, 3 нче санлы китапханә балалар өчен «Тукай – безнең горурлыгыбыз» дигән әдәби кичә уздырды.

Габдулла Тукай бүгенге көндә дә якты йолдыз булып януын дәвам итә. Нәкъ менә безнең заманда шагыйрьнең чын асылы, аның бөеклеге һәм киләчәкне алдан күрү сәләте ачылды. 
Укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлын искә төшерде, шагыйрь буларак үсүе турында белде, әсәрләреннән өзекләрне тыңлады, Г.Тукай әкиятләре буенча презентация һәм мультфильмнар карады, «Барысы да Тукай турында» дигән викторина сорауларына җавап бирде. Аның Туган як, туган тел, гади халык тормышын чагылдырган шигырьләрен укыдылар, «Таз», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Шүрәле» кебек әкият-поэмалары белән таныштылар. Шулай ук очрашу барышында укучылар табышмаклар чиште, иллюстрацияләр буенча шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре исемнәрен атады, «Бала белән күбәләк» шигырен сәхнәләштерде.

Катнашучыларга «Тукайны хәтерлисеңме?» дип аталган экспресс-сораштыру тәкъдим ителде, анда шагыйрьнең әкият һәм шигырьләре исемнәрен искә төшерергә тиеш булдылар. Укучылар өчен «Тукай исемле йолдыз» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда Тукай иҗаты белән якыннанрак танышырга мөмкин булды. 

Чара азагында балалар бик теләп татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын җырлады. 

Поделиться: